Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

КФУ профессоры Арктикадан салкын һава агымнары килүе, кырау һәм кар хакында кисәтте

Озакка сузылган аномаль җылылык бу атна ахырында Татарстаннан китә.

Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә яңгыр явачак һәм сизелерлек суытачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Быел сентябрь бик җылы, климатик нормадан 3,5 градуска югарырак булды. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура нормада 7 градуска якын тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә ул югарырак. Тиздән һава торышының характеры үзгәрәчәк, Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә шәһәрдә киләсе атна башында суытачак», - дип ачыклык кертте ул.

Галим сүзләренчә, киләсе атнада республикада урыны белән бераз кар яварга һәм туфракта кырау күзәтелергә мөмкин. Мисал өчен, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы +1 градуска кадәр түбәнәячәк.

«Бу – җир өслегендәге температура, ә өстә күпкә салкынрак. Әгәр кайдадыр явым-төшем күзәтелә икән, ул җепшек кар рәвешендә булачак», - дип искәртте КФУ профессоры.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса