Әлмәт укучылары питомниклар булдыруда катнашачак
Шәһәр һәм авыл мәктәпләре территориясендә агач питомниклары булдырылачак.
Әлеге карар мәгариф учреждениеләре территориясендә "Агачларны саклыйк" акциясе кысаларында кабул ителде. Агачлар шәһәр урамнарында, скверларда һәм ишегалларында утыртылачак.
Акция яшь буынга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, балалар үзләре дә бик теләп һәм кызыксыну белән үзләренең кечкенә агачларын утырта.
Чыганак: Телекомпания "Альметьевск ТВ" www.almetievsk-ru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа