Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә шарлавыклы буаларны чистарту турында сөйләделәр

10 июльдә экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин начар ис ачыкланганнан соң шарлавыклы буаларны чистартуның агымдагы процессы турында сөйләде.

Шәһәр сулыкларының санитар нормаларга туры килмәве турында  биргәннән соң, экология һәм төзекләндерү департаменты бу вакыйгага шунда ук җавап бирә. Департамент хезмәткәрләре су пробалары алалар һәм Болгар урамы буйлап, гаражлар артында Монтаж урамына кадәр яңгыр коеларын тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәсендә коеларның берсендә фекаль массалар булуы ачыкланган.

Бу коега керү мөмкинлеген булдырмау максатыннан, аны юл плитәсе белән ябарга һәм туфрак белән күмеп куярга карар ителә. Департамент директоры билгеләп үткәнчә, фекаль массаларны агызу чыганагы булып кагыйдәләрне үтәмәүче һәм калдыкларны эшкәртү, чистарту өчен махсус предприятиегә чыгару урынына турыдан-туры яңгыр канализацияләренә ташлаучы шәхси затлар булырга мөмкин. Моннан тыш, суга эссе һава торышы да тәэсир итә, бу бактерияләрнең тиз үрчүенә ярдәм итә. Мондый үрчү нәтиҗәсендә бактерияләр кислородны үзләштерә, бу күлдә яшәүче балыкларга кислород җитмәүгә китерә. Ял көннәрендә суда кислород булмау сәбәпле күп санда үлгән балык табылган.

Экология һәм төзекләндерү Департаменты һәм автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре көймәләрне кулланып, үлгән балыкларны җыю буенча оператив чаралар үткәрде. Чистарту процессы башланганнан соң бер тәүлек үткәч, күлдәге суның төсе үзгәрә башлый, ә ис интенсивлыгы шактый кими, бу күлнең акрынлап чистаруын күрсәтә.

Экология һәм төзекләндерү департаменты Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрне табигатьне сакларга чакыра. Уйламыйча эшләнгән гамәл мондый тискәре нәтиҗәләргә китергән. Әгәр дә сездә әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турында мәгълүмат булса, без сездән шунда ук экология һәм төзекләндерү бүлеге белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса