Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районының «Изге» чишмәсеннән 20 капчык чүп-чар җыелган

Территориядә ял иткән гаилә дә экологларга булышкан.

9 июньдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә һәм эколог көненә багышланган шимбә өмәсен Әлмәт районы территориясендәге чишмәләрнең берсендә үткәрделәр.

Чишмә территориясеннән 20 капчык чүп-чар җыелган һәм чыгарылган.

"Чүп-чар белән нәрсә эшләргә икәнен һәркем үзе хәл итә. Ләкин онытмагыз, әгәр сез үзегез артыннан җыештырмасагыз,  киләсе тапкыр табигатькә чыкканда ял итү өчен чиста урын таба алмассыз.

Хөрмәтле гражданнар, табигатькә чыксагыз, үзегез артыннан җыештырыгыз!", - ди экологлар. 

 

 

Фото: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса