Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Иң чиста авыл җирлекләре билгеле

Нәрсә генә дисәң дә, чиста, төзек авылда яшәү җанга рәхәт инде ул.

Сер түгел, торак пунктларыбызның  чисталыгы биредә яшәүчеләрнең үзләреннән тора. Әлбәттә, шушы авылда эшчәнлек алып баручы оешмаларның, учреждениеләрнең, шефларның, депутатларның да ярдәме зур. 

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча быел да махсус комиссия районыбыз авыл җирлекләренең төзеклеген, чисталыгын карап чыгып, урыннар билгеләде. Комиссия авылларны баштан ук ике төркемгә бүлеп бәяләгән булып чыкты.  Беренче төркем - халык саны 1000 кешедән артып киткән торак пунктлар булса, икенче төркемгә халык саны 1000 кешедән ким булган авыл җирлекләре кергән.

Беренче төркемдә абсолют җиңүче дип Миңлебай авыл җирлеге танылган. Елдагыча, бу торак пункт чисталыгы буенча гына түгел, ә үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә икән. Яңа Нәдер авыл җирлеге икенче урынга лаек булган. Түбән Мактама торак пункты өченче урынга чыккан. 

Халык саны 1000 кешедән ким булган торак пунктлар арасында Борискино авыл җирлегенә тиңнәр табылмаган. Сиренькино авыл җирлеге - икенче, ә Ерсубайкино торак пункты өченче урынга лаек булган. 

- Рәхмәт хатлары Аппак, Васильевка, Елховой, Кама-Исмәгыйль авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылачак, бу авыллардагы эшчәнлек шулай ук яхшы оештырылган, - дип хәбәр итте авыл җирлекләренең социаль инфраструктурасын үстерү секторы җитәкчесе Ирина Шаргина. 

Матур күрсәткечләргә ирешеп җиңү яулаган авыл җирлекләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса