Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт янгын сүндерүчеләре кабан баласын коткарганнар

Алар хайванны куркынычсыз урынга алып чыга һәм иреккә җибәрә.

Янган камышны сүндергәндә Әлмәт янгын сүндерүчеләре кабан дуңгызы баласын коткара. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утны инде караңгы төшкәч һәм төтен күп булганда сүндергәннәр. Бервакыт янгын сүндерүче Рәис Шәрәфетдинов суда тавыш ишетә.

"Башта суда кондыз дип уйладык, якынрак килгәч, кечкенә кабан баласы икәнен күрдек. Ул бөтен көче белән 1 метр киңлектәге канаудан чыгарга омтыла иде, әмма су хәтәр тирән. Ул йөзәргә тырышкан, әмма, күрәсең, камышларга уралып батып калган", – дип уртаклашты янгын сүндерүче.

 

Күрәсең, кабан, уттан качып, югалган һәм үзенекеләрдән артта калган. Аңа үлем яный, ул инде хәлсезләнгән, тирә-якта төтен дә күп булган. Янгын сүндерүчеләр аны кулларына алганда, ул хәтта кача да алмаган, күрәсең, шулкадәр арыган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хайванны куркынычсыз урынга алып китәләр һәм иреккә җибәрәләр.

"Камышлар арасыннан әнисе килеп чыгар дип борчылдык", - ди коткаручылар. 

"Кечкенә кабан дуңгызы баласының кабат үз гаиләсен табачагына ышаныйк, чөнки ул өчләтә куркынычтан котылды бит", – дип уртаклашты янгын сүндерүчеләр.

 

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса