Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Язгы ташу ярсу була

Салкын булса да, җылы булса да, яз барыбер килә. Ташуларны да булмас дип берәү дә әйтә алмый. Әзер булырга кирәк.

Март урталары җитсә дә, кыш әлегә китәргә җыенмый - карын да мулдан яудыра, буран-җилләрен дә кызганмый.

Метеорологлар да язның чынлап торып килеп җитү вакыты дип бары тик март ахырын - апрель башын саныйлар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү үзәгенең якынча фаразлары буенча, республикада алдагы көннәрдә һава температурасы җылы булачак, яңгыр яварга да мөмкин. Тик шул ук вакытта Арктика «уянса», салкынайтачак, дип тә өсти белгечләр. Шулай да Әлмәт җирлегендә язгы ташуга әзерлек эшләрен инде башлап җибәргәннәр. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Валерий Грезнёв үзе хәбәр итте.

- Хәзерге вакытта язның ничек киләчәген фаразлау иртәрәк дип саныйм. Әйе, чыннан да, быел көннәр җылы тора һәм бу үз чиратында әзерлек эшләрен тизләтергә кирәклеген искәртә. 2 мартта шәһәрнең оператив-ашыгыч хезмәт-ләре белән киңәшмә үтте. Районда язгы ташуга әзерлек кысаларында планлы чаралар башланды.

Ташу ихтималы зур булган урыннарга биш торак пункт - Түбән Абдул, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы, Тайсуган һәм Иске Әлмәт, Урсалы микрорайоннары керә.

Биредә ике меңгә якын кеше яши. Су басу булган очракта мотопомпалар, янгын сүндерү техникасы, электр энергиясе белән тәэмин итүче автоном чыганаклар һ.б. техника тулы әзерлектә тора. Алда әйтеп узган торак пунктларда урнашкан шәхси йортларда яшәүчеләргә ихата эчендәге биләмәләрне һәм йортларның түбәләрен вакытында кардан арындырырга кирәклеген искәртеп узам. Шулай ук су агып торучы торбаларны чистартуга аерым игътибар бирелергә тиеш. Гомумән, гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен һәрбер хуҗалык язгы ташуга әзерләнергә тиеш: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су нигезгә китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Авылларда ярдәмчесез ялгыз әби-бабайлар гомер кичерә, алар турында да истән чыгармасак иде. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә дә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистартырга тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта ситуация тулысы белән контрольдә, борчылырга нигез юк, - дип ышандырды Валерий Анатольевич.

Шулай да, Валерий Грезнёв әйткәннәргә өстәп, 2012 елда Әлмәт җирлегендә булган су басуны кабаттан искә төшереп узасы килә. Ул чорда афәт кичергәннәр суның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм җимергеч көч икәнен аңлап, ел да язгы чорда саклану хәстәрен март башыннан ук күрә башлыйлар. 2012 елда районда барлыгы 537 хуҗалык зур судан зыян күргән иде бит. Иске Әлмәт, РТС, Урсалы микрорайоннарында, Тихоновкада һәм Тайсуганда яшәүчеләр бик яхшы хәтерли ул көннәрне. Кар сулары ярсу була. Чираттагы табигать сынавын имин генә үткәрергә язсын. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса