Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт 2022 елда эколидер булды

Шәһәр хакимияте төп призны (80000 сум) урам җиһазларына тотачак.

Әлмәт республиканың төп экологик конкурсында бишенче тапкыр җиңү яулый. Аның өчен төрле номинацияләрдә 43 район көрәште. Төп призны – 80 000 сумны Әлмәт алды. Триумфка беренче адым-еллык экологик икеайлыкта лидерлык. Апрельдән июньгә кадәр шәһәрдән 104 кубометрдан артык чүп чыгарылган.

Проблемалы участоклар арасында-Шевченко урамындагы гаражлар. Бу территорияне быел беренче гомумрайон өмәләрендә чистарттылар. Ул чакта җыештыруга 10 меңгә якын кеше чыккан. Беренче көнне үк чүп полигонына 2 мең кубтан артык чүп-чар киткән.

"Номинациядә чүп – чарны аерым җыю нокталары саны, яшелләндерелгән территориянең мәйданы һәм саны, торгызылган һәм реабилитацияләнгән су объектларының саны да исәпләнде", - дип хәбәр итте экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин.

Районда табигый ягулык кулланучы транспорт берәмлеге санын да исәпләгәннәр.  Барысын бергә туплап, конкурсның жюри әгъзалары Әлмәткә беренче урынны бирде. Шуңа күрә ул 2022 нче елда «Эколидер» булды.

Быел Әлмәттә чисталык өчен көрәшнең яңа ысулы – экойөзү барлыкка килде. Элек күҗрәк җәяү йөреп чистартсалар, хәзер тәртипне йөзеп җә  урнаштырырга да була. Дала Зәе акваториясе 200 капчык чүп-чардан чистартылды. Санитар-экологик икеайлык дәвамында шәһәрдә һәм районда өмәләр дә үтте. Төрле яшьтәге яшьләрне экоквизларга чакырдылар.

Июнь аенда Әлмәт районы экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң яхшысы булды. Бу республиканың төп экоконкурсында җиңүгә беренче адым булды. Җәй һәм көз айларында битараф булмаган гражданнар урман утырту, шәһәр сусаклагычында җыештыру акцияләренә кушылды. Нәтиҗәдә, бишенче тапкыр районны Татарстанның экологик лидерларына чыгардылар. Шәһәр хакимияте төп призны 80000 сумны урам җиһазларына тотачак. Аны кайда урнаштырачаклары язга якынрак аңлашылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса