Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар әлмәтлеләр шикаяте буенча шарлавыклы буаларны тикшерде

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә шарлавыклы буалардагы су объектларына юынты су агызу турында хәбәр килде.

Әлмәтле территориядә  сулыкка коя торган канализация суларыннан инеш барлыкка килүен хәбәр итә. Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары һәм белгечләре урынга чыгалар. Территорияне тикшерү вакытында  канализация люгына китерә торган пычрак су агызу эзләре табылган. Экологлар су пробалары алган. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чикле концентрацияләреннән артып китмәве ачыкланган.

Канализация челтәрләренең баланс тотучысы - " Әлмәт-Водоканал». Әлеге объект федераль дәүләт экологик күзәтчелеге күзәтүе астында, шуңа бәйле рәвештә барлык материаллар да чаралар күрү өчен Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

 

 

Фото:ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса