Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Тагын бер чишмә яңартыла

«Алнас» стадионы янындагы чишмәне төзекләндерү «Шәһәрдә табигать/Табигатьтә шәһәр» лабораториясе проектларының берсе булып тора.

Төзекләндерү эшләре «Татнефть» компаниясе ярдәме һәм инициативасы белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында үткәрелә.

Чишмә тирәсендәге яшел зонада көзге реконструкция эшләре яңгыр һәм кар астында барды. «Шәһәрдә табигать/Табигатьтә шәһәр» лабораториясенең 2022 елгы сезоны агачлар утырту белән тәмамланды. Объектта сүтү эшләре башкарылып, чишмә тартма эчендә калдырылды һәм бүгенгә биредә эшләр туктатылды.

 

Гидрологлар һәм проектлаучылар күзәтчелеге астында алга таба реконструкцияләү эшләре яз көне дәвам иттереләчәк.

 

Чишмәдә Санкт-Петербург скульпторы Паша Игнатьев җитәкчелегендә арт-объект булдыру күздә тотыла. Сәнгати бизәлеш исә ландшафт-чишмә зонасын тарихи яктан әһәмиятле, составында кальцинит күп булган тау токымы - Чупай авылында табыла торган таш кулланып бизәү белән тәмамланачак.

«Чишмәне сүткәндә без металл боҗра рәвешендәге, ташлар, торба кисәкләре, арматура һәм башка чүп-чар белән тулы сыешлыкка тап булдык. Кешеләр бу сыешлыкны су дәрәҗәсен үзләре су ала торган торбага кадәр күтәрү өчен шулай тутырган булганнар. Вакытлар узу белән бу әйберләр күгәреп суны пычрата ук башлаган. Алга таба без табигый материаллар кулланып, суны чистартуның экологик системасын урнаштырырга телибез», - дип планнары белән уртаклашты архитектор Мария Гусева.

«Шәһәрдә табигать/Табигатьтә шәһәр» лабораториясе 2021 елда архитектор Олена Гранкина һәм бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин җитәкчелегендә башланып китте. Анда Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән профильле белеме һәм практик тәҗрибәсе булган кешеләр катнашты. Чишмәне реконструкцияләүнең сайлап алынган концепциясе «Алтын алмалар турында әкиятләр» командасы экспертлары тарафыннан тагын да тулыландырылды. Уртак эш нәтиҗәсендә шәһәрдә тагын бер күркәм объект барлыкка киләчәк.

«Шәһәрдә табигать/Табигатьтә шәһәр» - ул мөһим социаль компонентлы эко-сәнгати проект. Без бу урынны чишмәдән даими файдаланучылар өчен практик һәм эстетик яктан караганда да үзенә җәлеп итә торган зонага әйләндерәчәкбез», - дип сөйләде «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кураторы Полина Еж.

Эльмира Царегородцева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса