Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

УГЛЕРОД ЭЗЕ:киметү юлларын бергәләп эзлиләр

Углерод эзе турында мәктәп укучыларының әйтер сүзе бар. Һәм алар аны кыю рәвештә, ышанычлы итеп, дәлилләп җиткерәләр.

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә  10 ноябрьдә углерод эзе темасына багышланган шоу үтте - республиканың җиде районыннан дүрт мең 8 нче сыйныф укучысы онлайн режимында офлайн катнашучыларга кушылдылар.

Әлеге шоу «В поисках углеродного следа» тик-шеренүләрендә йомгаклау чарасы булып торды. Ә өйрәнү максаты белән уздырылган тикшеренүләрдә Татарстаннан җәмгысе 159 укытучы һәм 2650 укучы турыдан-туры катнашты. Бу - «Татнефть»нең һәм «Образ. Будущего» Бөтенроссия белем бирү проектының уртак проекты. Аның кураторы - РФ Энергетика министрлыгы каршындагы Яшьләр советы. Агымдагы елда проект «Знание» Россия җәмгыятенең агарту премиясенә тәкъ-дим ителде.

Чарада төп катнашучылар, әйтеп узганыбызча, Татарстан мәктәпләренең сигезенче сыйныф укучылары иде. Бу көнне егетләр-кызлар һәркайсыбызның тормышын тагын да чистарак, сафрак, эко-логиялерәк итү юлын уйлап табу максаты белән берләштеләр.

Ток-шоу холлдан ук башланды. Биредә өч арт-объект - гаять зур тикшеренү чемоданнары урнаштырылган иде. Аларның һәркайсы интерактив стендка әверелеп, аның эченә үткән мәктәп укучылары углерод эзен исәпләү диаграммаларын, файдалы экозарисовкалар күрә һәм яңа экоуйлап табулар темасына бәхәс кора алдылар.

Күргәзмәдән соң укучыларны концерт залына чакырдылар, анда аларны гадәти булмаган форматта аралашу көтә иде. Экранда тикшеренүнең виртуаль персонажлары - Никита (уйлап табучы), Гуля (оештыручы), Яна (эколог) һәм Тимур (яшь тикшеренүче) пәйда булды. Биредә балалар башта идеяләре белән уртаклаштылар, аннары сәхнәгә чыгып, үзләренең исәпләүләре, ачышлары турында сөйләделәр, бер-бер-сенә экокиңәшләр бир-деләр.

«Киң минем туган илем» - ток-шоу вакытында мин үз чыгышымны әнә шулай башлап җибәрдем. Мин Татарстаныбызның табигатен бик яратам, һәм миңа сәяхәтләр өлкәсендә тикшеренү эләкте. Мин ни өчен самолетларга караганда поездда йөрү экология ягыннан кулайрак булуы турында сөйләдем, үземнең исәпләүләр нәтиҗәләрен күрсәт-тем. Җәй җитүгә, бөтен сыйныфыбыз белән поход оештырасым килә. Әлбәттә инде, үз артыбыздан бөтен чүп-чарны җыештырачакбыз, күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба гына кулланачакбыз», - дип сөйли Әлмәт шә-һәренең 2 нче лицее укучысы Тимерлан Мортазин.

Мәктәп укучылары-ның идеяләрен һәм исәпләүләрен аларның остазлары -төрле тармакларда: экология, биология, нефть химиясе һәм хәтта тарих өлкәсендә хезмәт куючы яшь галимнәр шәрехләде.

«Безнең өчен балаларга углерод эзенең өлкәннәр дөньясыннан булган бөтенләй чит нәрсә түгеллеген күр-сәтү бик мөһим. Балалар көнкүреш дәрә-җәсендә углерод эзенең нәрсә икәнен, аның ничек барлыкка килүен һәм, иң мөһиме, үз өй-ләрендә, мәктәптә аны киметү буенча нинди гади генә, әмма нәти-җәле чаралар күрергә мөмкин булуын проект эше аша күрә алдылар», - дип аңлатма бирде «Татнефть» Хәйрия фондының «Мәгариф» юнәлеше җитәкчесе Альберт Заһитов.

«Һәр яңа ситуациядә балаларның мәгълү-матларны анализлый һәм максатка ирешүнең оптималь юлын сайлый алулары мөһим. Углерод эзе мисалында без табигатьне саклау өчен тәнкыйть күзлегеннән чыгып фикер йөртүне һәм тикшеренү нияте белән якын килүне ничек кулланырга икәнен күрсәтәбез», - дип сөйләде ток-шоуны алып баручы, «Образ. Будущего» Бөтенроссия проекты җитәкчесе Айгөл Шадрина.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектның дөнья йөзендә тиңдәше юк. Тикшеренү программасы һәм нәтиҗәләре белән «Обучающее-исследование.рф» махсус сайтында танышырга була.

 Гөлназ Галимова
«Нефтяные вести»    №46, 16.11.2022 ел

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса