Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт матурлана

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында «Алнас»стадионы янында чишмә реконструкцияләнә башлады.

Төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәрдә практик һәм эстетик яктан тагын бер кызыклы зона барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта объект сүтелеп, суга экспертиза үткәрелде. Тикшеренүләр кышкы чорда дәвам итәчәк, ә төп эшләрне язда башкару планлаштырыла. «Алнас» стадионы янындагы чишмәне төзекләндерү проектын тормышка ашыру 2023 елның язына кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге проект-«Татнефть» инициативасы буенча «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында үткәрелә торган «Табигать шәһәрдә/табигатьтә шәһәр»лабораториясе нәтиҗәләренең берсе. Компания Әлмәт районы чишмәләрен өйрәнү һәм реконструкцияләү белән күптәннән шөгыльләнә.

«Табигатьтә шәһәр/шәһәрдә табигать " лабораториясе 2021 елда архитектор Олена Гранкина һәм бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин җитәкчелегендә старт алды. Анда Әлмәт, Казан һәм Чаллы дизайнерлары  профильле белем һәм тәҗрибә туплаган. Лаборатория нәтиҗәсендә алты концепцияне тәкъдир итү булды, алардан Любовь Бегунова һәм Эвелеина Канафинаның чишмәне реконструкцияләү концепциясе сайланды. Идея «Алтын алмалар турында әкиятләр» командасы экспертлары һәм дизайнерлары тарафыннан киңәйтелде.


Проект кысаларында 26 октябрьдә экспертиза өчен су пробасы алынды, аның нәтиҗәсендә чишмә суының пычранмавы һәм нормаларга туры килүе ачыкланды. Кышкы чорда өстәмә рәвештә чыганакны күзәтү планлаштырыла. Гидрологлар һәм проектчылар күзәтүе астында алга таба реконструкция, шулай ук чишмәне сәнгати бизәү эше дәвам итәчәк. Чишмәдә Әлмәт халкы Петербург скульпторы Паша Игнатьев белән бергә башкарган арт-объект, шулай ук Чупай авылында чыгарыла торган кальцинит күп булган Чупай ташы белән бизәлгән зона барлыкка киләчәк.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса