Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында законсыз рәвештә вак таш чыгаручыларга җинаять эше кузгатылырга мөмкин

Барлык материаллар да тикшерү комитетына тапшырылачак.

Әлмәт районында экологлар чираттагы тикшерү вакытында Юкәле һәм Наратлы торак пунктлары тирәсендә вак таш чыгарылган урынны табалар. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Экологлар законсыз табылган вак ташның Иске Михайловкадагы шәхси йортка һәм кошчылык фермасы төзелешенә китерелгәнен ачыклый. Вак таш 80-90 кв. м мәйданлы территориядә законсыз рәвештә табылган.

«Хокук бозучыга җинаять җаваплылыгы яный. Хәзерге вакытта махсус техника һәм җир кишәрлекләре хуҗаларын ачыклау өчен запрослар җибәрелде», – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бу факт буенча барлык материаллар да ТР буенча РФ тикшерү комитетына тапшырылачак.

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса