Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районында чүплек тапкан

Чүплекнең гомуми мәйданы 75 кв. м тәшкил итте.

Әлмәт районында экологлар бер җитештерү базасы янындагы территориядә рөхсәтсез ташланган  төзелеш калдыкларын тапкан. Бу турыда ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

"Производство базасы хуҗасына 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде", – дип ачыклык керттеләр ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгында.

Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса