Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Түбән Мактама бистәсендәге юл-транспорт һәлакәте урынында туфрак пробаларын алды

Ул урынга нефть продуктлары аккан булган.

ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге авария нәтиҗәсендә дистиллят түгелү турында хәбәр килде, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Юлда өч автомобиль: ике җиңел һәм цистерналы КамАЗ бәрелешә. Фаҗига нәтиҗәсендә дистиллят түгелә. Бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан локальләштерелгән.

Урынга шулай ук  экологлар да килде. Пычратылган участокның гомуми мәйданы 92 кв. м тәшкил итә.

Территорияне тикшерү вакытында белгечләр агып төшүне бетерү буенча эш алып бардылар.

 

 

Фото: ТР экология министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса