Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Район башлыгы яшь киңәшчесен кабул итте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм нефть саммиты кунаклары белән очрашуда калабызның 4 нче сыйныф укучысы экологик тәкъдим белән чыккан иде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов әлеге инициативаны хуплады һәм проектны тикшерү өчен яшь экоактивистны әнисе белән бергә башкарма комитетка чакырды.

Очрашуда шулай ук Әлмәт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская, экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллиннар катнашты.

11 яшьлек Альберт Габделфәртов пластик шешәләрнең югары тыгызлыктагы полиэтиленнан эшләнгән капкачларын җыюны тәкъдим итә. Кулланылган батарейкаларны җыю өчен куелган бокслар шикелле, кибетләрдә һәм мәктәпләрдә пластик шешә капкачлары өчен аерым контейнерлар урнаштырып, әлеге калдыкларны эшкәртүдән кергән акчаларны хәйрия максатларына юнәлдерергә була - яшь экология сакчысының тәкъдиме әнә шуннан гыйбарәт.

Очрашуда катнашучылар пластик калдыкларны утильләштерү һәм кабат куллану максатында эшкәртү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Бу эшне оештыру белән бәйле мәсьәләләрне, булачак контейнерларның дизайнын уртага салып тикшерделәр, үз кузаллауларын җиткерделәр. Очрашу барышында шәһәр мәктәпләрендә экологияне популярлаштыру буенча да идеяләр тәкъдим ителде.

Район башлыгы билгеләп узганча, көнкүреш чүп-чарын аерым җыю культурасын сабый чактан ук балаларның аңына сеңдерү мөһим. «Мондый эшләрне яшь буыннан башларга кирәк, чөнки хәзерге заман балалары бик аңлы, төпле акыллы», - диде Тимур Дмитриевич. 

Яшь экоактивист үзенең докладын тәкъдим итеп, күптөрле мавыгулары турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

7 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Әл-мәтнең 28 гомуми белем бирү мәктәбендә узган пластикны аерым җыю конкурсының призеры булып тора. Аның төрледән-төрле юнәлештәге күп кенә проектлары бар, алар белән призлы урыннар да яулаган. Альберт шигырьләр укырга ярата, психологияне өйрәнә һәм экология темасына әкиятләр дә иҗат итә. «Улыбыз мәктәптә гел агитаторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, экология темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү инициаторы булды, хәтта урамда үзе ясаган белешмәлекләрне дә таратты», - дип сөйләде аерым бер горурлык белән Альбертның әнисе.

Очрашу азагында район башлыгы Тимур Нагуманов җаваплы хезмәткәрләргә күрсәтмәләр бирде һәм нәни киңәшчесенә истәлекле сувенирлар бүләк итте.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса