Җыйсаң, белеп җый
Җәй җитү белән халык табигать кочагына ашыга. Ял итәргә генә дип түгел, гөмбәсен, җиләген, хуш исле үләннәрен җыярга, себеркесен әзерләргә дип бара. Вакытында бармасаң - соңарасың, урман байлыкларыннан коры каласың.
Мисал өчен, мунча себеркесен җәй уртасына - 12 июльгә кадәр әзерләп калдырсаң яхшы. Бу чор үләннәрнең иң шифалы чоры санала.
Шулай да урманнарда хәзер элеккеге кебек җәелеп, иркенләп йөрермен димә. Әле 5 июльдән алып 11 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге һәм шул рәвешчә үзебезнең Әлмәт җирлегендәге урманнарда дүртенче класслы янгын куркынычы көтелә. Шуңа күрә дә бу вакыт аралыгында урман ешлыкларында булу гомумән тыела. Әлбәттә, бу вакытта бераз урманга чыгудан тыелып тору яхшырак булыр. Ә болай әлегә халыкка табигать кочагына чыгып, җиләген, чикләвеген, гөмбәсен җыеп кайтырга рөхсәт ителә. Ә менә мунча себеркесен һәм коры-сарыны җыеп кайту өчен урман хуҗалыгыннан рөхсәт сорарга кирәк булачак. Бу уңайдан газетабыз битләрендә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды.
Миңлебай урман ху-җалыгы җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Әлмәт җирлегендәге урманнарда себеркеләрне җиргә авып төшкән агачларның ботакларыннан гына әзерләргә ярый.
- Мунча себеркесе әзерләргә теләүчеләр безгә мөрәҗәгать ит-сәләр яхшырак булыр иде. Яшь үсентеләрне карау һәм урманнарны чистарту максаты белән без картайган агачларны аерым участокларда кисәбез, аларның ботаклары мунча себеркесенә ярый. Әлмәтлеләр килеп җыеп китә алалар. Әлеге эшләр Акташ, Поташная Поляна, Кама-Исмәгыйль авыллары янындагы урман биләмәләрендә дә башкарыла. Әлмәт җирлегендә генә дә иллеләп урман участогы исәпләнә. Без үзебез дә себеркеләр ясыйбыз, әзерләрен теләге булганнарга килеп алырга мөмкин анысы. Гомумән, безнең хуҗалыкка мөрәҗәгать итүчеләргә урманнардан коры-сарыны, себеркегә дигән ботакларны ничек һәм кайдан җыярга яраган урыннарны күрсәтәчәкбез, - диләр урман хуҗалыгы бел-гечләре.
Чыннан да, рөхсәт сорагач, иркенләп, тыныч күңел белән себерке ботаклары хәстәрләргә була. Каяндыр урман каравылчысы килеп чыгар да, штраф салыр дип өркеп тормаячаксың. Ә бит кайчагында урманда себерке әзерләүчеләр аударган, сындырган агачларга тап буласың да йөрәк әрни. Югыйсә, агачларның астагы ботакларын гына киссәләр нәрсә була инде. Болай сирәкләү агачка файдалы да әле, ул калган ботакларга иркенләп үсәргә мөм-кинлек бирә бит.
Утынга бәяләр арту сәбәпле, әлмәтлеләр җәен урманга коры-сары җыеп кайтырга дип тә бара башлады. Һәм дөрес эшлиләр дә. Закон нигезендә халык ел дәвамында, табигатькә зыян ки-термичә, чыбык-чабык (валежник) җыя ала. Бу җирдә аунап яткан агач кәүсәләре, аларның аерым бер өлешләренә кагыла, әмма урман киселгән урыннардагы калдык-ларны җыю дигәнне аңлатмый. Монда табигый юл яки зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә корыган, давыл вакытында, көчле кар яуганда зыян килгән агачлар турында гына сүз бара. Кисәргә дә, егарга да ярамый. Тагын бер шарт: бу эш кул хезмәте белән башкарылырга тиеш. Әгәр тәртибен белеп җыясың икән, урман белгечләре сүз әйт-мәячәк.
Законда коры-сары җыярга рөхсәт кәгазе кирәкми дисәләр дә, без барыбер урман хуҗалыкларыннан рөхсәт кәгазе алырга кирәк, дияр идек. Ник дигәндә, машинаңа шул коры-сарыны төяп, җитез генә чыгып барганда урман каравылчысы килеп чыкса, кузовтагы чыбык-чабыкның чыннан да «валежник» икәнен бик озак дәлилләргә туры килмәгәе. Ярый да аңлый торган урманчы туры килсә! Менә шуңа да инде урманчылар утын әзерләргә теләүчеләргә махсус урыннарны барып күр-сәтсәләр күпкә ышанычлырак.
иткереп узасыбыз килә: һәрбер кешенең ташламалы бәядән 25 елга бер мәртәбә өй салырга - 100 кубометр, 10 елга бер тапкыр өй ремонтларга - 50 кубометр, ел саен утын өчен 20 кубометр агач алырга хокукы бар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа