Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Елан чагудан сакланыгыз!

Татарстан Республикасы территорияләрендә агулы еланнардан кара елан дигәне очрый.

Аны урман һәм болын чикләрендә, елгалар яки сазлыклы урыннар янында күрергә була. Еланнар черегән, киселгән агач төбен дә үз итә, үлән астында да оя кора.

Табигать биргән байлыктан файдалана бел-гәннәр өчен кызу чор хәзер. Ләкин күпләр бар дөньяларын онытып җыю эше белән мәшгуль булганда саклык чараларына игътибар бирми. Эссе көннәрдә гади кара елан аеруча еш очрарга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә.

Гадәти кара еланны (гадюка) бөтен Әлмәт районында очратырга була. Шуңа күрә табигать кочагында ял итүчеләр, җиләк җыючылар, печәнгә, балыкка һәм себеркегә йөрүчеләр өчен дә түбәндәге саклык ча-раларын үтәү зарур:

1. Еланнар үзләре беркайчан да һөҗүм итми диярлек. Ләкин еланга үзегезнең якын килүегезне алдан хәбәр итәргә кирәк. Мәсәлән, шау-шу чыгарып, таяк белән куаклар астын тикшереп, юлга шакып. Кагыйдә буларак, елан китә.

2.  Чокырлы урыннарга кулларыгызны сузмагыз. Мондый җирләрне кул белән түгел, ә 1,5-2 метрдан да ким булмаган таяк белән тикшерегез.

3.  Урманда йөргәндә аякта озын кунычлы резин аяк киеме яки ботинка булырга тиеш. Кроссовкалар кимәгез.

4.  Өс киеме җиңелчә булмаска һәм тәнгә сыланып тормаска тиеш. Калган очрак-ларда еланга сезне тешләргә бернәрсә дә комачауламый.

5.  Туктап торган вакытта әйберләрегезне җирдән югарырак урыннарга элегез. Рюкзагыгызны, сумкаларыгызны ябып куегыз.

6.  Елан күрсәгез, аны куарга тырышмагыз, акыллырак булып, әйләнеп узыгыз.

7.  Әгәр дә инде елан чаккан икән, тиз генә үзегезне кулга алып, ярадан кан агу туктаганчыга кадәр агуны суырып ташлагыз. Авызда һәм ирендә яралар булырга тиеш түгел.
Шунысын да онытмаска кирәк, агу тән буйлап тиз таралмасын өчен хәрәкәтләнмәү хәерлерәк. Шулай ук зыян күрүчегә күп итеп су эчәргә кирәк. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң вакытны сузмыйча шифаханәгә бару мөһим. Уртача зыян күрүченең моңа 1-2 сәгать вакыты бар.
Җәйләрегез күңелле үтсен дисәгез, һәркайда игътибарлы булыгыз!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса