Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Суны пычратучы җәзасын алды

Әлмәтнең Үзәк мәчетен төзүчеләр шарлавыклы буаларга цементлы эремә агызган өчен җавапка тартылдылар. Әмма алар экологларның штрафы белән риза булмаган.

- Сулыкның өслеге ап-ак япма белән капланды. Гаеплеләрне табып, җавапка тартсагыз иде, - дип «Халык контроле» системасына хәбәр итәләр һәм фотолар юллыйлар битараф булмаган әлмәтлеләр. Шәһәрдә яшәүчеләрнең экологларга, прокуратурага мөрәҗәгатеннән соң, тикшерү үткәрелеп, гаеплеләр ачыклана. Әлеге экологик ЧП өчен гаепле оешма «Фортэкс» ҖЧҖ булып чыга. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ремонт эшләре барышында Казаннан килгән әлеге оешма хезмәткәрләре улак урнаштырып (фоторәсемдә ул ачык күренә), төзелеш калдыкларын, атап әйткәндә, цементлы эремәне шарлавыклы буаларга агызганнар. Ә бит күлләрдә күпме үрдәк, балыклар яши. Сулык Дала Зәе елгасына тоташа.

Тикшерү нәтиҗәсендә табигатьне саклау законнарын бозучыларга карата административ эш кузгатыла һәм әлеге законга каршы гамәлләре өчен оешмага 50 мең сум күләмендә штраф салына. Әмма төзелеш фирмасы әлеге хөкем карары белән ризалашмыйча, ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш бүлеге адресына дәгъва белдерә һәм аның карарын законсыз дип тануларын таләп итә.

Суд материалларыннан күренгәнчә, экологлар «Фортэкс» фирмасының әлеге закон бозуда катнашы барлыгын раслаганнар.

- Тикшерелә торган очракта Әлмәт шәһәрендәге шарлавыклы буаларны куллануга алу турында карар булмаган килеш гаепле оешма тарафыннан төзелеш мәйданчыгы территориясеннән су объектына - Дала Зәе кушылдыгы булган буаларга таба тимер-бетон улак ясалып, аның буенча цементлы эремә агызылуы расланды, - диелә  анда.

Дәлил сыйфатында Экология министрлыгы белгечләре тарафыннан буадан алынган су пробалары нәтиҗәләре, фото- һәм видеоматериаллар китерелә. Җавап бирүче як вәкиле А.И. Ткачук гаепле оешманың әлеге су объектыннан файдалануга бернинди килешү төземәгәнлеген билгеләп үтә.

Дәгъва белдергән як вәкиле Э.М. Максутов исә утырыш барышында судны тикшерү вакытында хилафлыклар булуына ышандырмакчы була.

- Су пробасын алганда һәм нәтиҗә ясаганда административ орган җитди хилафлыкларга юл куйган, - дип белдерә ул.

Суд дәгъва белдерүченең әлеге дәлилләрен кире кага һәм су пробаларын алу беркетмәсенең тулы һәм тәгаен дөрес булуын билгеләп үтеп, хилафлыклар табылмавын җиткерә. Ә дәгъва белдерүченең дәлилләре фараз характерында гына һәм документлар белән расланмаган дип табыла.

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса