Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт укучылары экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе лабораториясендә булдылар

Экскурсия ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбенең 1 һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен лаборатория буйлап эко-экскурсия үткәрделәр. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

Укучыларга биотест, су, атмосфера һавасы һәм җир ресурсларын анализлау секторын күрсәттеләр, шулай ук алынган пробаларны анализлау алымнары турында сөйләделәр. Укучылар белгечләрнең матдәләргә химик анализ үткәрүләрен күзәтте.


Экскурсия ахырында балалар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

 

 

Фото: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса