Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр "Эколидер" бәйгесендә җиңү яулады

21 декабрьдә Казанда «Эколидер» республика конкурсына йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды, экологияне саклауга зур өлеш керткән предприятие һәм оешмалар, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләренә, торак-коммуналь хуҗалык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә бүләкләр тапшырылды. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Әлмәтлеләр дә бүләкләнүчеләр арасында. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Иң яхшы телесюжет» номинациясендә икенче урынны «Әлмәт ТВ» телекомпаниясе (ЮВТ-24) яулады. «Торак-коммуналь комплекс» номинациясендә өченче урынны «Әлмәт-Водоканал»АҖ алды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса