Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Татнефть" өмәдә катнашты

Компания хезмәткәрләре Әлмәттә шәһәр өмәсенә кушылды.

Ул «Яшел Россия‑2021»Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында муниципалитет тарафыннан оештырылды.

«Татнефть» компаниясе экологик акцияләрне даими рәвештә башлап җибәрә һәм үткәрә, шулай ук башкаларның экологик инициативаларына бик теләп һәм актив кушыла. Яхшы һава торышыннан файдаланып, компаниянең структур бүлекчәләре, башкарма аппарат идарәләре һәм хезмәтләре, гомумшәһәр өмәсендә катнашу өчен, Әлмәт урамнарына чыктылар.

 Быел акция «Яшел Россия»Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында үткәрелде.

Башка предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре белән бергә нефтьчеләр беркетелгән участокларда чүп-чар, коры яфраклар, агач һәм куакларның киселгән өлешен җыештырдылар. Көзге салкыннар башлану алдыннан үз административ биналары тирәсендә, төп шәһәр магистральләренең яшел зоналарында, паркларда һәм скверларда чисталык һәм тәртип урнаштырдылар.

Өмәдә компания хезмәткәрләре 10 берәмлектән артык техника җәлеп итте, 80 кубометрга якын чүп-чар чыгарылды.

 

 

Елена Федорова

"Нефтяные вести», № 42, 20.10.2021 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса