Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар чүплекне юкка чыгармаган өчен эшне Әлмәт җәмәгать судына җибәрде

Юридик затка 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 30 көн дәвамында хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Экологлар Әлмәттә Геофизик урам буенча рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген теркәде. Бу эштә аларга «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында проблема турында язган әлмәтле ярдәм итте. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы 1200 кв. метр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Юридик затка каратаҗитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» беркетмә буенча төзелде",-ди ведомствоның матбугат хезмәте.

Шулай ук юридик затка 100 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Моннан тыш, аңа 30 көн дәвамында хокук бозуны бетерергә күрсәтмә бирелгән. Әлеге вакыт эчендә бернинди эшләр дә үткәрелмәгән, күрсәтмә үтәлмәгән.

Нәтиҗәдә, юридик затка тагын бер беркетмә төзелде.

Эш материаллары Әлмәт җәмәгать судына җибәрелде.

 

 

Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса