Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Төсле яңгыр табигать шаяруымы?

Соңгы елларда җәмгыятьтә генә түгел, табигатьтә дә зур үзгәрешләр күзәтелә башлады.

Узган ялларда Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә булып узган аксыл таплы пычрак яңгыр халыкны кабат аптырашта калдырды. Машиналарны, йорт тәрәзәләрен һәм агачларны тоташтан эз калдырып каплаган бу шикле сыекча нәрсә ул?

Мондый яңгыр республикабыз территориясеннән тыш, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә һәм Башкортостанда да яуган булып чыкты. Бу табигать шаяруымы , әллә башка нәрсәме? Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр фотолары һәм фикерләре белән уртаклашсалар да, белгечләр рәсми җавап бирергә ашыкмадылар. Шул рәвешле имеш-мимешләр күп булды. Берәүләр сәнәгать предприятеләренең зарарлы калдыкларыдыр бу, дип фаразласа, икенчеләре бу күренешне хәтта ковид белән бәйләргә тырышты. Имеш, күктән «Спутник V» вакцинасын таратканнар. Бу вируслардан саклаучы сыекча, аны юарга ярамый, диючеләр дә булды. «Казахстан тузаны кабат килгән. Көньяк төбәкләрдә мондый яңгырлар гадәти хәл. Аңа инде беркем дә гаҗәпләнми» дип тә яздылар кайберәүләр. Серкәле яки радиоактив яңгыр булмагае бу, дип тә борчылучылар булды. Кешеләр азды, ахырзаман җитәдер, дип тә куйды әби-бабаларыбыз. Ә белгечләр һаман дәшмәде. Халык туктаусыз бу теманы күтәреп чыга башлагач һәм күпләр әлеге сорау белән республиканың Гадәттән тыш хәлләр идарәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына Гидромет-үзәк белгечләре телгә килде. Ә менә экологлар нигәдер аңлатма бирмәде.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны мониторинглау идарәсе хәбәр иткәнчә, метеорологлар явымнан калган утырымнарга анализ ясаганнар. Борчылырга сәбәп юк, пробалардагы радиоактив һәм серкә күрсәткечләре нормадан артмаган.

Сүз азагында шуны гына әйтәсе килә, шәһәребезнең әйләнә-тирә мохит торышына кагылышлы службалары социаль челтәрләр аша халык белән тыгыз элемтәдә торсыннар, җаваплырак карашта һәм инициативалырак булсыннар иде. Бу безгә кагылмый, дип җавап бирүе җиңел икәнен беләбез анысы. Тик халык бит белгечләр аңлатмасын көтә, шуны да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса