Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районы халкы «Россия суы» акциясе кысаларында өмәдә катнашты

Яр буен 40-50 кеше чистартты.

Кичүчат халкы «Россия суы» һәм «Чиста ярлар» акцияләре кысаларында оештырылган өмәгә чыкты.

Эссе җәйге айларында биредә су коену тыелуга карамастан, 600әр кеше ял иткән. Җәй тәмамланды, хәзер инде ял итүчеләр дә күренми, ә менә аларның эзләре калган.

 Чүпне балыкчылар да, бөтен районнан килгән ял итүчеләр дә калдыра. Ә менә өмәгә  җирле халык кына  килә икән.

Ярны чистартуга Кичүчат мәктәбе коллективы да кушылды.

 

Ярны 40-50 кеше чистартты. Берничә сәгать эчендә  20 капчык чүп-чар җыелган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса