Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә лицензиясез су чыгарган шәхси эшмәкәр җаваплылыкка тартылган

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга чик куйды.

Тикшерү барышында автомойка хезмәте күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрнең физик заттан җир арендалавы ачыклана. Әмма шәхси эшмәкәрнең скважинаны эксплуатацияләүгә рөхсәт документлары булмаган. Экологлар аңлатканча, җир асты суларын эзләү һәм чыгару тиешле лицензия булганда гына башкарылырга тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә, вазифаи затка карата  «Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану» административ беркетмәсе төзелгән. Моннан тыш, тикшерү барышында шәхси эшмәкәрнең физик заттан җир арендалавы ачыкланган. Әлеге факт буенча шулай ук җир участогы хуҗасына «Җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу» буенча беркетмә төзелгән.

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса