Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттәге төтеннең сәбәбе билгеле булды

Һавада зарарлы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

Шәһәр өстенә җәелгән соры төтен күпләрне гаҗәпкә һәм куркуга калдырды. Бу хакта әлмәтлеләр соцаиль челтәрләргә дә актив яздылар. 

Экология департаментында әлмәтлеләрне тынычландырдылар. Һавада зарарлы матдәләрнең артуы теркәлмәгән, дип хәбәр иттеләр. Ә бөтен гаеп – штильдә.

«Озак эсселек вакытында, шулай ук җил булмау сәбәпле, төтен күренә. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең атмосфера һавасын контрольдә тоту станцияләре күрсәткечләре  соңгы  тәүлек эчендә  артмаган», – ди экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса