Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районында елга янында челтәрдән металл койма тапкан

Кичү елгасына ирекле үтеп керүне чикләгән гаеплегә карата административ беркетмә төзелгән.

Әлмәт районында Кичүчат авылында Кичү елгасына ирекле керү юлын чикләп, челтәрдән металл койма урнаштырганнар. Су объектыннан 10 метр ераклыкта урнашкан киртәне экологлар тапкан. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаеплегә карата  «Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» буенча административ беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта койма сүтеп алынган.

Белгечләр яр буе полосасындагы барлык коймалар һәм төзелмәләрнең законсыз икәнлеген искәртә.

 

 

Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса