Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Татнефть" яңа урманнар үстерә

Компания Көньяк-Көнчыгыш мәктәпләрендә махсус агачлар үстерү өчен теплицалар челтәре төзи-Татарстан Республикасы районнарында инде «Татнефть» ярдәме белән җиһазланган 6 биология кабинеты эшли.

Мондый  лабораторияләрендә укучылар микроклонлаштыру белән шөгыльләнәләр һәм үсентеләр өчен уңайлы мохит булдыралар.

Утырту материалының зур өлеше-триплоидлы усак, чөнки ул бер елда 2,5 метрга кадәр үсә ала, корткычларга каршы тотрыклы һәм углекислый газны нарат, чыршыга караганда ике тапкырга күбрәк куллана.  

Үсентеләр мәктәп теплицалары шартларында 10 көн эчендә 5-7смга үсә. 1,5-2 метр озынлыктагы усакны ачык туфракка утыртырга була.

Компания республиканың  көньяк-көнчыгышта урнашкан  мәктәпләренә елына 5 млн агач сатып алырга планлаштыра.

«Татнефть» нең генераль директоры Наил Маганов мондый эш яңа буынны табигатькә сакчыл карарга өйрәтеп кенә калмыйча, мәктәпләргә өстәмә финанслау алырга да ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса