Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр кояш бөркетләре пары кошчыклары өчен исемнәр сайлый

Тавыш бирү юлы белән куелган исемнәр 19 июль көнне билгеле булачак.

Барлык теләүчеләр Әлмәт районында кояш бөркетләре пары кошларының исемнәре өчен тавыш бирә алалар, аларны ютюбта онлайн-трансляция ярдәмендә күрергә мөмкин. Нәтиҗәләр 19 июльдә ясалачак. Бу хакта проект авторы-орнитолог Ринат Бекмансуровның инстаграмында хәбәр ителә.

Элегрәк без Әлмәт районында кояш бөркетләре парының ике кош чыгаруын хәбәр иткән идек. Бераздан белгечләр аларның ике җенескә каравын ачыклый.

Үз тавышыңны «Түбән Кама» Милли Паркының рәсми сайтында бирергә мөмкин. Анда  «Исемнәр өчен тавыш бирү» бүлегенә басарга кирәк, шуннан соң гугл-документ ачыла. Анда ошаган исем янына үз ниыңны һәм плюс (ник +) куярга кирәк. Бер – ике ир-ат һәм хатын-кыз  исеме өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук үзегез теләгән исем вариантын да калдырырга була (әгәр берни дә күрсәтеп булмый икән, модераторларга язарга кирәк).

Исеме «А» хәрефенә башланырга һәм татарныкы булырга тиеш.

Әлегә кулланучылар 15 ир-ат исемен тәкъдим иткән, күп кулланучылар  Айдар исемен сайлаган, аннан соң Әмир, Алмаз һәм Айнур килә.

17 хатын-кызлар исемнәре тәкъдим ителгән. Айгөл исеме лидер булды. Шулай ук кешеләр Әмир, Альма һәм Алтынчәч вариантлары өчен тавыш бирә.

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса