Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Татнефть" эчәргә яраклы су чыганакларын кайгырта

Нефть төбәгендәге эчәргә яраклы су чыганаклары - чишмәләр турында нәкъ менә шулай дип әйтергә була. Әлмәт районында гына да ике йөзгә якын табигый су чыганагы бар.

Чишмә суларының сыйфаты нефтьчеләр эшчәнлегенең экологик куркынычсызлыгы күрсәткече булып тора. 1995 елдан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында «Татнефть» компаниясенең структур бүлекчәләре көче белән 500 дән артык чишмә чистартылды, архитектур яктан төзекләндерелде.

Безнең һәркайсыбызның үз гомерендә бер генә тапкыр булса да чишмәдән су эчкәне бардыр. Саф чишмә суын эчеп, кеше үзенә җир-нең көчен ала, дигән ырым борынгыдан ук яшәп килгән. Бүген дә, эчәргә яраклы су белән тәэмин ителеш проблемасы комплекслы рәвештә хәл ителгәнлектән, чишмәләр элеккечә гел үзләренә тартып тора: кешеләр бу гүзәл урыннарга ял итәргә һәм яшәү көче бирә торган су алырга дип килә.

«Татнефть»нең структур бүлекчәләрендә ел саен чишмәләрнең эстетик торышын һәм аларның су сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бәйгеләр үткәрү матур традициягә әверелде. «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе производство эшчәнлегендә су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга зур игътибар бирә.

«Святой ключ» чишмәсе, халыкта аны «Святая головка» дип тә атыйлар, Татарстан Республикасы Әлмәт районының Ямаш авылыннан 600 м төньяк-көнчыгышта Ямаш инешенең уң як ярында урнашкан. Бу - «Әлмәтнефть» идарәсенең производство эшчәнлеге территориясе. Чишмә ямашлыларның гына түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең дә яраткан ял урыны булып тора. Нефтьчеләр бу уникаль табигать почмагына хөрмәт белән карыйлар, аны реставрациялиләр, төзекләндерәләр.

«Святой ключ» Екатерина чорыннан ук билгеле, аның могҗизаларга ия булуы 1729 елда ук ачыкланган булган. Су тулысы белән санитар таләпләргә туры килә, сыйфаты да яхшы. Ул озак вакыт бозылмый саклана һәм чирләрне дәвалау мөмкинлегенә ия. Күпләр әлеге чишмә суын кулланганнан соң авырулардан котылган.

Православие бәйрәмнәрендә йөзләгән кеше чишмә янына җыела. Биредә төрле бәйрәмнәр, никахлашу һәм чукындыру йолалары уза. 2010 елда «Святой ключ» икенче тормыш ала: нефтьчеләр чишмә территориясен тулысынча яңарталар, чишмәне Анастасий атакай изгеләндерә.

«Татнефть» компаниясе авариясез производство эшчәнлеген, хезмәткәрләрнең куркынычсыз хезмәт шартларын, табигый ресурсларны рациональ куллануны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынтыны минимальләштерү һәм хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен уңайлы әйләнә-тирә мохитны саклау кебек мөһим максатларны тормышка ашыру өстендә эшли.

Марат САНЖАПОВ, «Әлмәтнефть»нең ЦДНГ-4 начальнигы:

- Бүген без уртак көч белән чишмә янындагы территориядә тәртип сакларга тырышабыз. Җәйге чорда үләннәрне чабабыз һәм мәйданчыкларны чүп-чардан чистартабыз. Ә кышын бирегә Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңләгән кунаклар килә. Чишмәнең тышкы кыяфәтен саклап калудан тыш, аның суы чисталыгы да саклана. Чишмәне алдап булмый бит! Бу безнең экологик яктан куркынычсыз эшебезнең иң сизгер күрсәткече. Чишмәләр буенча күпьеллык программа бар, скважиналар һәм чишмәләрне туендыру зоналарына аерым игътибар бирелә. Аларның эшен геологик һәм эшкәртү хезмәтләре күзәтә. Су пробалары билгеле бер ешлык белән алына, даими тикшерелә. «Святой ключ» суы искиткеч чиста. Чишмәләр - җитәкчелек һәм бөтен коллективның, идарәнең генә түгел, ә гомумән «Татнефть» компаниясенең аерым игътибар үзәгендә.

Евгений ЛАРИН, Ямаш авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм Артемий атакай җитәкчелегендә руханилар «Святой ключ» территориясен төзекләндерүдә һәрвакыт актив катнашалар. Чишмәгә йөрүчеләргә үзләреннән соң чүп-чар калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, тере чыганакларны саклыйк - бу бит кунакчыллык, хөрмәт һәм игелек традицияләрен саклау. Табигать безгә моның өчен рәхмәт белдерә, җирнең үзәгендә башланган чишмә суы үзенең сафлыгы һәм чисталыгы белән куандыра.

 

Ямашта яшәүче ЗИМИННАР гаиләсе дә чишмә суын шифалы дип саный. Алар - гомуми хезмәт стажлары 800 елга якын булган гаилә династиясе вәкилләре. Аларның күп гасырлык гаиләсендә нефтьчеләр: җитәкчеләр, маркшейдерлар, икътисадчылар, геологлар бар.

- «Святая головка» чишмәсенә еш киләбез, су җыябыз. Үзенең составы һәм көмеш кисәкчәләре булуы аркасында ул аеруча шифалы үзлекләргә ия. Чишмәне төзекләндерүгә «Әлмәтнефть»нең ЦДНГ-4 хезмәткәрләре, депутат Виктор Городний зур өлеш кертте. Ул Иерусалимнан ташлар алып кайтып, аларны суга салып, чишмәне тагын да изгеләндерде. Чишмә кешеләрне магнит кебек үзенә тартып тора. Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан киләләр бит бирегә. Чишмә суы шифалы, әйләнә-тирәсе үзенә күрә бер сихри тынычлык бирә - рәхәтләнеп утырасың, суларын татыйсың, догалар кыласың... Бәлки шуңа да үзебезне яхшы хис итәбездер, хәтта яшәреп киткән кебек тә булабыз.

Резеда Исмәгыйлева, Резеда Меленик

 

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса