Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә экологлар законсыз чүплек ачыклаган

Чүплек турында экологларның кайнар линиясенә шалтыратып хәбәр иткәннәр.

Әлмәттәге рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын экологлар битараф булмаган җирле халык ярдәмендә ачыклаган. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Чүплек турында хәбәр экологларның кайнар линиясенә килде. Юл катламнарын демонтажлау эшләреннән калган чүп-чар 1240 кв. метр мәйданда территориягә зыян салган. Чүплекнең күләме 36 кубометр тәшкил итә", - диелә хәбәрдә.

Әлеге участокта төзелеш эшләрен башкаручы предприятиегә карата  «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» административ беркетмәсе төзелгән. Аңа 100 мең сумнан алып штраф яный. Моннан тыш, оешма әлеге җитешсезлекне бетерергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса