Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Кичүчат буасы: матурлыкка нигә хуҗа юк?

Кайчандыр «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе, район халкын сөендереп, Кичүчат авылында бөтен уңайлыклары булган заманча су коену, ял итү урыны булдырган иде. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан әлеге урынга якын-тирә районнардан да халык агылды.

Су коенучылар өчен сәүдә нокталары, прокатка катамараннар, көймәләр биреп тору хезмәте эшләде. Бер сүз белән әйткәндә - хуҗа бар иде. Бүген исә эш башкача. Менә инде ничә еллар Кичүчат авылындагы коену урыны хуҗасыз. Тик аңа карап кына бирегә ял итәргә, су коенырга килүчеләр тукталмады.

- Эш көннәрендә 100 гә якын кеше килә, аннан да артып киткән чаклар бар. Ә шимбә-якшәмбе көннәрендә ял итәргә, су коенырга килүчеләр саны 500 дән дә ким булмый. Без, үз чиратыбызда, тәртип, чисталык сакларга тырышабыз. Ял итүчеләргә кисәтү дә ясыйбыз. Киткән чакта чүпләрен җыеп калдыру өчен капчыклар куябыз. Күбрәк үзебезнең авыл Советында, Мәдәният йортында, мәктәптә эшләүче хезмәткәрләр җыештырырга чыга. Шимбә, якшәмбе көннәрендә шулар ук график буенча дежур торалар. Бу барысы да үзебезнең инициатива белән. Ял итүчеләрне саклык чаралары турында кисәтеп торабыз. Ул хакта язып та куябыз. Рәсми хуҗалары булмасак та, булдыра алган кадәр тәртиптә тотарга тырышабыз, - ди Кичүчат җирле үзидарә башлыгы Равил Шәйхетдинов.

Сүз дә юк, кайчандыр йө-зек кашы булып торган ял зонасы үзенең беренчел сыйфатын беркадәр югалткан, шәһәр пляжы белән чагыштырып булмый. Без барганда көн кичкә авышып килә иде. Шулай булса да, ял итүчеләр аз түгел. Яшьләр дә, гаиләләре белән ял итүчеләр дә, балалар да бик күп.

- Мондагы ял табигыйрәк, чын табигатьтә. Шәһәрдә чират торып кына да күпме вакытың үтә. Биредә суы чиста, саф һава. Янәшәдә генә яшеллек, чишмә. Шәһәр шау-шуы юк. Салкын эчемлекләр сата торган берәр киоск булса, тагын да яхшырак булыр иде, - дип, бер төркем яшьләр үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Безнең сөйләшүне читтән генә күзәтеп торганнан соң, ике оныгын иярткән ханым да кушылып китте.

- Наилә Хәсәнова мин. Бөтен гаилә белән, туганнар белән ел саен Әлмәттән шушында киләбез. Быел Мәскәүдән кайткан сеңлемнең гаиләсен дә алып килдек. Бик яратабыз монда ял итәргә. Баштагы елларда әле бу урын искиткеч иде. Кемгәдер ошамаган инде монда ял урыны булу. Шәһәрдә дә, монда да булса әйбәт тә бит. Рәхмәт, җыеп-чистартып торалар. Ял итүчеләр үз артларыннан үзләре җыеп китсә, тагын да яхшы булыр иде. Бер-ике киоск булса, яки куас сатсалар, тагын да әйбәт. Болай бит, күлмәксез дә ыштансыз дигәндәй, кешеләр авыл кибетенә бара. Андый кыяфәттә уңайсызрак авыл урамыннан үтү, - диде ул.

Әйе, бюрократик киртәләр аркасында нинди гүзәл урын хуҗасыз ята. «Уртак малны эт җыймас», ди халык. Бәлки чыннан да бер хуҗа табылыр. Ул чакта, колач салып йөзгәннән соң, эшләп арыган тәннәргә сихәт, җанга дәрт-дәрман алып, туган якның матурлыгына сокланып ял итү мәгънәлерәк тә, хәвефсезрәк тә булыр иде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса