Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Татнефть»нең ягулык салу станцияләрендә пластик савыт тапшырып, каһвәне ташламалы бәягә алырга мөмки

Компаниянең ике АЗСында көнкүреш калдыкларының бу төрен тәүлек әйләнәсе кабул итә торган фандоматлар эшли башлады.

БМО Глобаль килешүендә актив катнашучы буларак, «Татнефть» компаниясе углерод эзен киметү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыруын дәвам итә.

Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышында диярлек урамнарда һәм компания офисларында пластик калдыклар аерым җыела.

Дөнья күләмендә проблема шундый дәрәҗәгә җитте ки, күп кенә илләрдә бу төр савытларны кулла-нуны акрынлап тыя торган законнар кабул ителә башлады. Чыннан да, узган гасырның 50 нче ел-ларыннан алып ПЭТ шешәләр җитештерү 2 млн тоннадан 500 млн тоннага кадәр арткан. Сүз уңаенда әйткәндә, бу вакыт эчендә әле бер генә стакан да таркалырга өлгермәгәндер, ә планетада җитештерелгән барлык пластикның 80 проценты чүп булып ята. Иң яхшы очракта ул махсус полигонга эләгә һәм анда да 400 дән алып 700 елга кадәр ятачак.

Әлеге проблеманы чишү юлындагы зур һәм мөһим эшкә үз өлешеңне кертү бик гади - фандоматлар белән хәтта балалар да эш итә ала. Пластик савытны фандоматның кабул итү тәрәзәсенә урнаштырганчы, этикеткасындагы штрих-кодны сканерларга кирәк. Аппарат 15 %лы ташлама белән штрих-кодлы чек бирәчәк, аңа шунда ук автоягулык станциясеннән каһвә сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, биредә эш-кәртелгән пластиктан җи-тештерелгән товарлар да сатып алырга була.

Пластик шешәләрне хәзер Әлмәт шәһәрендәге ике АЗСта: 124 нче (Гео-физическая ур., РТС боҗ-расы янында) һәм 329 нчы (Шевченко ур.) ягулык салу станцияләрендә тап-шырырга мөмкин.

Фандоматлардан тыш, «Татнефть» АЗС челтәре тагын берничә проектны гамәлгә ашыра: бу - кулла-нуда булган шиннарны, эшкәртелгән көнбагыш һәм мотор майларын җыю. Алар алга таба утильләштерүгә яки кабат куллануга китә.

 

 

Рәмис ӘМИНОВ «Нефтяные вести», 22 нче сан, 1.06.2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса