Экологлар Әлмәт сусаклагычын җыештырырга чыкты
Өмә вакытында 6 кубометр чүп җыелган.
Пластик шешәләр һәм азык-төлек калдыклары- Әлмәт сусаклагычының ярын шундый чүп-чар тутырган. Шуның аркасында социаль челтәрләрдә шикаятьләр ешая башлады.
Калган чүпне Департамент һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре җыя. 25 май көнне алар Ермаков урамы буйлап бер километрдан артык озынлыкта территорияне җыештырганнар.
«Чүп-чарны җыю өмәсенә чыктык, ял итүчеләр безгә кушылаз», – ди экология һәм төзекләндерү департаменты бүлеге башлыгы Дарья Орлова.
Моннан тыш, экологлар техниканы һәм автомобильләрне су саклау зонасына 200 метрдан тыючы махсус аншлаглар урнаштырачак.
Өмәдә 20 кеше катнашкан, ярны җыештырганда якынча 6 кубометр чүп – чар чыккан - бу бер йөк машинасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа