Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә алма һәм шомырт агачларын корткычлардан эшкәртә башладылар

Эшләр паркларда, скверларда, автомобиль юллары буенда график буенча алып барыла.

Шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе алма һәм шомырт агачларын корткычлардан эшкәртә башлады. Бу хакта район  башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәткәрләр Гагарин урамы һәм Ленин урамы буенча – Әминов урамыннан Зарипов проспектына кадәрге участокта,  Төзүчеләр проспектында, Ленин урамында – Төзүчеләр проспектыннан алып Әминов урамына кадәр, шулай ук Главпочтамт районында агачларны эшкәрткәннәр инде.

19 май көнне эшкәртү Яшьлек микрорайонында, Чехов урамында һәм Тельман урамында башкарыла. Әгәр яңа корткычлар барлыкка килсә, белгечләр агачларны  кабат эшкәртәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса