Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау фактын ачыклады

Көньяк-көнчыгыш идарәсе белгечләре канунны бозу очрагын квадрокоптер ярдәмендә теркәгәннәр.

Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау фактын ачыклады. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар Тукай проспектындагы котельныйны сүткәннән соң калган чүп-чарны ничек чыгарылганын күргәннәр. Төзелеш калдыкларын, кирпеч ватыкларын  туфрак белән бутап, Төхвәтуллин урамына җир участогына  алып барганнар.

Барлыгы 125 кв. м  җир пычратылган. Калдыклар 4 куркыныч классына карый, диләр экологлар. Гаепле затларга карата  беркетмәләр төзелгән. Аларга бер меңнән 250 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, экологлар закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарган..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса