Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә экологик өмәләр дәвам итә

17 апрельдә әлмәтлеләр себерке, көрәк һәм тырма белән шәһәр урамнарына чыкты.

Муниципаль хезмәтләр хезмәткәрләре 53 нче "Светофорик" балалар бакчасы һәм 18 нче мәктәп арасында урнашкан ташландык территорияне чистарттылар.

Шулай ук язгы җыештыру эшенә прокуратура хезмәткәрләре дә кушылды: алар ведомство бинасы каршында чисталык һәм тәртип урнаштырдылар.

Өмәләр "Экояз" республика акциясе кысаларында үткәрелә, аның төп максаты - гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм Татарстан халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Әлмәттә экологик чаралар инде алтынчы ел рәттән үткәрелә. Биш ел рәттән безнең шәһәр "Экояз" конкурсында җиңүче булды. Быел да җиңүгә өмет бар.

Территорияләрне чистарту 1 апрельдә башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса