Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт укучылары кыярны тәрәзә төбендә үстерә

#ЭКОяз -2021 республика акциясе кысаларында 11 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары «Өй шартларында кыяр үстерү» дигән практик-юнәлешле проектта катнашалар.

Тәрәзә төбендә үсемлекләр үстерү укучыларны  бик җәлеп итә. Табигать сыйларыннан авыз итү белән бергә үсемлекләрнең яшелеге күзләрне дә иркәли. Беренче язгы яшел тәмләткечләрнең тәрәзә төбендә үк өлгерүен күрү сөенеч. Суган, петрушка, укроп, кыяр һәм хәтта салат яфракларын тәрәзә төбендә үстерергә мөмкин. Эшнең практик әһәмияте биология һәм авыл хуҗалыгы хезмәте дәресләрендә, өндәлек тормышта алынган белемнәрне кулланудан гыйбарәт.

Проектны тормышка ашыру балаларда әхлакый – кыйммәтле сыйфатлар формалаштыруга, экологик культура һәм тикшеренү эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, шулай ук һөнәри үзбилгеләнешкә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса