Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә “Икенчел чимал өчен үсентеләр” акциясен яңадан башлап җибәрергә планлаштыралар

Быел бу максат өчен 40 мең үсентегә заказ бирелгән.

Бу хакта районның экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Айнур Исхаков хәбәр итте.

Айнур Исхаков хәбәр иткәнчә, быел алар 40 мең үсентегә заказ биргән һәм берничә алмашу пункты ачарга җыена. Акция башлану турында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр итәчәкләр.

Моннан тыш, Айнур Исхаков 1 апрельдән традицион экологик икеайлык башланды, ул яз ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Аның кысаларында район оешмалары һәм учреждениеләре, шулай ук идарәче компанияләрнең  якын-тирә территорияләре җыештырыла. Әлмәттә зур өмә 24 апрельдә узачак. Тимур Нагуманов һәркемне шәһәрне җыештыруда катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса