Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чиста булганда рәхәт

Язгы өмәләр шәһәребездә оешкан төстә башланып китте.

Көннәр аяз торганда инде күп кенә оешма-предприятиеләр, коммуналь оешма хезмәткәрләре үз территорияләрен чистартырга өлгерде.

Аларга мәгариф, мәдәният учреждениеләре, авыл җирлекләре, яшьләр оешмалары, волонтерлар да кушылды.

Нефть предприятиеләре тырышлыгы белән Дала Зәе ярлары тәртипкә китерелгән. Биредән 6 кубометрлап чүп-чар түгелгән. Шәһәр юллар идарәсе хезмәткәрләренең күмәк көче белән «Салкын чишмә» су буйлары тәртипкә китерелгән. Мәгълүм булганча, шәһәркүләм шимбә өмәләре 24 апрельдә һәм 15 майда узачак. Узган елгы пандемия чорында оештырылган экологик чараларда 150 меңләп әлмәтле катнашкан, 1 млн 200 меңләп агач һәм куак утыртылган. Быел исә катнашучылар саны күп һәм уздырылачак чаралар киңкүләмле булыр дип көтелә, дип белдерде экология һәм төзекләндерү департаментының бүлек начальнигы Дарья Орлова. Хәзерге вакытта агач һәм куак утырту урыннары схемасы шәһәр җитәкчелеге раславын көтә, диде ул.

Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Айнур Исхаков билгеләп узганча, әлмәтлеләр быел да «Икенчел чималга алмашка - үсенте» акциясенә кушыла ала. Әлеге максатларда 40 меңләп үсенте кайтарту планлаштырылган инде. Моннан тыш шәһәрдә һәм районда искергән батарейкаларны җыеп тапшыру акциясе дә уңышлы гына дәвам итә. Узган елны гына да Әлмәт районы укучылары 429 кг батарейка җыеп Чиләбе заводына озатканнар иде.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында «ЭКОяз» республика акциясе дә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның район этабы 14 майга кадәр, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр уза. Җиңүчеләрне июнь башында билгеләячәкләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса