Әлмәт районы мәктәбендә экология темасына квест-уен узган
Урман Кәләе мәктәбе укучылары экология темасына оештырылган квестта катнашкан.
1 апрель көнне Урман Кәләе мәктәбендә “Яшел сукмак буйлап атлаганда” дигән экологик темага квест-уен үткәрелгән. Анда “Урман чишмәсе” мәктәп урманчылыгыннан “Арысланнар” һәм “Чаяннар”командалары чыгыш ясаган. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа