Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә сәнәгать компрессоры ярдәмендә судагы балыкларны коткаралар

Экологлар бу  ысулны табигать өчен куркынычсыз, дип ышандыра. Ә эксперимент нәтиҗәләре бу җәйдә билгеле булачак.

Әлмәттә шәһәр күленең суын кислород белән туендырганнар. Белгечләр аңлатканча, бу балыклар үлү очраклары белән бәйле, чөнки ул  кислород җитмәү аркасында килеп чыга.

Узган ел кайбер әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә үле балыкларның фотосурәтләрен урнаштырган иде. Алар мондый хәлләр суның начар составы нәтиҗәсендә килеп чыга дип, язганнар иде. Тик экологлар һәм Росрыболовство белгечләре кыштан соң балыклар кислород җитмәүдән үлә дип хәбәр итә.

"Быел без эксперименталь рәвештә суны кислородка баетыр өчен генератор кулланырга булдык. Бу кислородның суга керүен тизләтәчәк", - дип аңлатты шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаменты бүлеге башлыгы Дарья Орлова.

Әмма экологлар күбрәк  сыналган методны куллана. Киләсе атна башына боздагы бәкеләр йөздән артык булырга тиеш.

Кислородның тереклек өчен мөһимлеген Руслан Сабаев белә. Ул 40 еллык стажы булган водолаз – үзенең күл төбенә чумганы бар. Биредә ул -техник белгеч. Компрессор эшен күзәтә.

Бу - торбаларны чистарту өчен кулланыла торган техник компрессор. Ә бу медицинада кулланыла, аның углекислый газ эләкмәсен өчен фильтрлары бар”, - ди “Ресурслар белән идарә итү” оешмасы  хезмәткәре Руслан Сабаев.

 

Фото: Әлмәт экология департаменты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса