Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә санитар-экологик ике айлык узачак

Әлмәттә 1 апрельдән 31 майга кадәр ике айлык, ә 24 апрельдә һәм 15 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар - экологик өмәләр үткәреләчәк.

Традицион рәвештә кышкы сезоннан соң республикада санитар-экологик ике айлыклар үткәрелә. Торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде.

Әлмәттә санитар-экологик икеайлык үткәрү турында Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев сөйләде. Махсус төзелгән комиссия тарафыннан икеайлык чорында предприятиеләрне һәм учреждениеләрне беркетү буенча чаралар планы эшләнде, аңа уку йортлары белән яшел зоналарны һәм чишмәләрне чистарту, гараж җәмгыятьләре территорияләрен җыештыру, шәһәр хезмәтләре һәм предприятиеләре арасында территорияләрне чистарту чаралары керә.

Юл хезмәтләре юлларны, тукталыш павильоннарын тәртипкә китерәчәк, юлга тамгалар ясаячак. Идарәче компанияләргә ишегалды территорияләрен чүп-чардан арындыру, йортларның фасадларын, керү өлешләрен, кече архитектура формаларын, балалар мәйданчыкларын ремонтлау һәм төзекләндерү, бордюрларны һәм агачларны буяу һәм агарту эшләрен оештырырга кирәк. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә һәм предприятиеләргә беркетелгән ишегаллары территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны җыештыру бурычы куелды.

ТР баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров билгеләп үткәнчә, якындагы ике айда республика территориясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм башка профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча эш көчәйтеләчәк. Аның сүзләренә караганда, яңа эш алымнары һәм планнары, узган еллар тәҗрибәсе булачак санитар-экологик икеайлык кысаларында актив җәлеп ителәчәк. Ул шулай ук 2020 елгы экологик икеайлык йомгаклары белән таныштырды.

Киңәшмә барышында шулай ук республикада #ЭКОяз 2021 акциясен үткәрү турында мәсьәләләр каралды, җир асты байлыкларыннан файдалануның төп мәсьәләләре тикшерелде һәм республикада табигать саклау чараларын финанслау юнәлешләре билгеләнде.

Экологик теманы дәвам итеп, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев Әлмәт муниципаль районының соңгы 5 ел дәвамында экологик икеайлык йомгаклары буенча республика районнары арасында беренче урынны алып торуын билгеләп үтте.

«Сезнең белән уртак эшебез нәтиҗәсендә иң чиста район исемен саклап калырга кирәк. Барлык җитәкчеләрне һәм киңәшмәдә катнашучыларны экологик икеайлыкта актив катнашырга чакырам, чөнки безнең алда шәһәребезне чисталыкта тоту төп бурыч булып тора», - дип йомгак ясады киңәшмәгә Ленар Вәлиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса