Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә кофе калдыгын бозлавыктан саклану өчен кулланалар

Элек кофейнялар  кофе калдыкларын чүп чиләгенә ташлый иде. Аны бозлавык булмасын өчен сибә торган  тоз урынына да  файдаланырга була.

Шәһәрнең заправка станцияләре һәм кофейнялары экологларның үтенечен тиз кабул иттеләр һәм ай дәвамында кофе калдыгы җыйдылар. Нәтиҗәдә, 50 кг җыелган кофе чүбе “Сәламәтлек” паркы юлларына таратылды. Бу -  экологик алым. Ул аяк киемнәрен бозмый, йорт хайваннарының тән тиресенә зыян салмый. Кар эрегәч, урам себерүчеләр кофе  калдыгын яшел үлән чыгасы җиргә таба себерә һәм ул үсемлекләр өчен ашлама була. Мондый практика Бөекбритания паркларында актив кулланыла икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса