Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан 200 м2 мәйданда пычрак кар өеме табылган

Әлмәттә Р.Фәхретдин урамы буенча пычрак кар ташлау факты ачыкланган.

Татарстан республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары АЗСта 50 куб.метр күләмендә кар көрте ясаган хокук бозучыны эзләү белән шөгыльләнгән. 


Экологлар ачыклаганча, пычрак карны бирегә сәүдә компаниясе территориясеннән китергәннәр. КамАЗ шоферының законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә 200 кв. метр мәйданлы җир кишәрлеге чүпләнгән. Ачыкланган бозу факты буенча гаепле зат Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 ст. буенча («Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу») административ җаваплылыкка тартылган, бирелгән күрсәтмә кысаларында кар чүплеген бетерү бурычы шулай ук хокук бозучыга йөкләнгәнлеген хәбәр итә ТР экология министрлыгы.

 

Фото: ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса