Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт чүпне сортларга аеру буенча Россиядә иң яхшысы булып танылды

Россия Гринписында илнең эре шәһәрләрендә чүп-чарны аерым җыю дәрәҗәсен билгелиләр. Гринпис версиясе буенча Әлмәт лидерлар арасында.

Беренче тапкыр әлеге рейтингның лидерлары бер үк вакытта 26 шәһәр булган, анда барлык контейнер мәйданчыклары да икенчел чимал җыю өчен баклар белән җиһазландырылган. Әлмәтнең пьедесталны Мәскәү өлкәсе, Түбән Кама, Таганрог, Тверь һәм Шахта шәһәрләре белән бүлешкәнен хәбәр итә Гринпис экспертлары.


Тикшеренү өчен белгечләр Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 171 шәһәрен анализларга планлаштырганнар һәм бу шәһәрләрдә йорт яны контейнер мәйданчыклары саны һәм аерым җыю өчен махсус баклар белән җиһазландырылган урыннар саны турында мәгълүмат сораганнар. Рейтингтан 6 шәһәр төшеп калган, аларның администрациясе экспертларга мәгълүмат бирмәгән.

Икенчел чималны җыю өчен халык һәм махсус урыннар санының чагыштырмасы анализның нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса