Компаниядә «Яшел офис» дигән пилот проекты гамәлгә куелды
Моннан бер-ике дистә ел элек Германиягә сәяхәткә барган танышлар урамнарда чүп савытларының берничә булуын, аларның һәрберсенә аерым бер төр генә калдыклар салырга кирәклеген күреп шаккатып кайталар иде.
Соңлап булса да, бу безгә дә килеп җитте, ахрысы. «Татнефть» бинасында пластик, кәгазь һәм сортка аерылмый торган калдыкларны аерым җыю өчен бокслар куелды. «Яшел офис» дип атала әлеге проект.
Компания генераль директоры Наил Маганов сүзләренә караганда, әйләнә-тирә мохит турында һәрбер кеше кайгыртырга тиеш. Экологиянең нинди хәлдә булуы һәрберебездән тора. Бу уңайдан чүп-чарны сортларга аерып җыю да мөһим роль уйный.
Эш урыннарында калдыкларны аерып җыюны гамәлгә кертеп, «Татнефть» җитәкчелеге барлык хезмәт процессын экологик итү максатын куя. Билгеле булганча, «Татнефть» экологик җаваплы компания, экологик программаның инде бишенчесе кабул ителә, компаниядә әйләнә-тирә мохитны саклауга һәм эшчәнлекнең табигатькә йогынтысын мөмкин кадәр киметүгә зур игътибар бирелә.
«Яшел офис» дигән пилот проектында катнашучы хезмәткәрләр инде берничә дистә ел дәвамында тормышка ашырылучы «яшел» башлангычларны дәвам итәләр. Билгеле булганча, нефтьчеләр үзләре эшчәнлек алып бара торган зоналарны яшелләндерәләр, чишмәләрне торгызалар, елга буйларын чистарталар, махсус үсентеләр булдыру өчен уку йортларында биологик лабораторияләр ачалар. Берничә ел элек компания һәм аның структур тармаклары офисларында кулланылган батареяларны алга таба утильләштерү максатында җыю өчен махсус контейнерлар куелган иде.
Әйтергә кирәк, компания хезмәткәрләре үзләре генә калдыкларны аерып калмый, туганнарын, якыннарын, дусларын да моңа өнди, чөнки бу табигатьне саклауга саллы өлеш булып тора. Мәсәлән, кәгазь калдыкларын кабат эшкәртү өчен җыю
урман массивларының шактый өлешен саклап калырга мөмкинлек бирә. Пластикны аерым контейнерларга җыю елга-күлләрне пычратуга юл куймас дип ышанасы килә.
Быелгы коронавирус пандемиясе вакытында битлекләр мөһим атрибутка әйләнде. Алар белән бәйле тагын бер бәла турында экологлар чаң суга башлады: кайбер ваемсыз адәмнәрнең кулланылган битлекләрне елга-диңгезләргә ташлавы аркасында кошлар, аларга уралып, зыян күрә, алай гына да түгел, шуларны чукып агуланучылар да шактый икән. Бу хакта берничә тапкыр төрле каналлардан сюжетлар күрсәтелде. Ә «Татнефть» офисларында пандемия башланганнан бирле һәрбер катта кулланылган битлекләрне җыю өчен махсус бокслар куелган.
Офисларда кәгазь куллануны киметү дә табигый байлыкларга сакчыл караш, ресурсларга экономия ясауның бер чагылышы. Быелның апрелендә компания җитәкчелеге тарафыннан кәгазь сатып алуга чыгымнарны 30 % ка киметү турында тәкъдим кертелде. Хәзерге вакытта компаниядә цифрлы технологияләр, электрон документ әйләнеше киң кулланыла.
- Без шулай ук бер тапкыр кулланылучы пластик стаканнардан баш тартып, аларны гадәти савыт-сабага алыштырырга исәплибез, - дип сөйли «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Пилот проекты уңай нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз. Аннары ул «Татнефть»нең барлык офисларында да кертеләчәк.
Белешмә
«Татнефть» 2019 елның декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Глобаль килешүенә кушылды. Килешүдә катнашучылар кеше хокуклары, хезмәт мөнәсәбәтләре, әйләнә-тирә мохит, коррупциягә каршы тору өлкәсендә 10 принциптан тайпылмаска йөкләмә ала һәм үз эшчәнлекләренә тотрыклы үсеш буенча 17 максатны интеграцияли. Болар барысы икътисади үсешкә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә йөз тота. Шул ук вакытта катнашучы статусы актуаль проблемаларны хәл итүдә хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу ягыннан яңадан-яңа мөмкинлекләр ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа