Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

21 апрель – барыбыз да өмәгә!

Хәбәр иткәнебезчә, районда экологик икеайлык бара. Иртәгә барыбыз да шимбә өмәсенә чыгачакбыз. Инде күп кенә предприятие-оешма, уку йортлары һәм башкалар беркетелгән территорияләрне җыештырырга чыкты.

Шулай да тәртип урнаштырасы урыннар байтак әле. Район башлыгы М.Х.Салихов сишәмбе көнне шәһәр урамнарының санитар торышын махсус карап йөрде һәм бу җәһәттән шактый гына тәнкыйть сүзләрен белдерде, күрсәтмәләр бирде, май бәйрәмнәренә Әлмәтнең чиста булырга тиешлегенә басым ясады. Урамнарны җыештырудан тыш биналарның тышкы якларына да игътибар бирелергә, аларның буяулары яңартылырга, ватык-җимерек төзәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250