Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

16 майда Әлмәттә шимбә өмәсе узачак

Бу шимбәдә Әлмәттә экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе үткәреләчәк.

Элек тә шактый эш башкарылуга карамастан, бу көнгә чүп-чар җыештыру, бордюрларны һәм агач кәүсәләрен буяу, яшел үсентеләр утырту планлаштырыла.

Шәһәр җитәкчелеге Әлмәттә һәм Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрне үз ишегалларын һәм шәһәр урамнарын чүп-чардан арындыруда һәм яшелләндерүдә актив катнашырга чакыра.

Әлмәттә экологик икеайлык 31 майга кадәр барачак. «Агач утырту көне» кысаларында Әлмәт һәм Кәләй урманчылыклары биргән 28 мең төп үсенте утыртылды. Агач утырту дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса